Иртәгә начар уйлы кеше үзен фаш итәчәк!
Игътибарлы булыгыз һәм 19 сентябрь сынамышларын белегез.
Халык сынамышлары буенча, 19 сентябрьдә үз башлангычың белән күп эшләргә ярамый икән, җитди хата ясарга мөмкин, шуннан соң барысын да үзгәртергә туры киләчәк, ди.
Иртәгә үз эшеңне башкаларга күчерергә ярамый, белегез.
Өегездән озакка китмәгез, ләкин иртәдән алып төнгә кадәр көнне гаилә түгәрәгендә генә дә үткәрергә ярамый – бу җәнҗалларга һәм аңлашылмаучанлыкка китерәчәк.
Иртәгә чәч юудан да тыелып торсагыз була, акылны һәм хәтерне юып төшерергә мөмкин икән.
19 сентябрьдә икмәк һәм оннан әзерләнгән башка ризыкларны да күпләп ашарга киңәш ителми.
Иртәгә кешеләрнең сезгә булган үтенечләрен кире кагарга ярамый, югыйсә мөстәкыйль рәвештә хәл итеп булмый торган кыенлыклар туачак.
Ерак юл һәм сәяхәт өчен начар көн.
19 сентябрьдә урын-җирне һәм мендәрләрне урамда киптерергә ярамый, имеш.
Игътибарлы булыгыз, бу көнне начар уйлы кешеләр үзләрен фаш итә ала дип санала. Шуңа күрә сүзләргә колак салырга һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышына күз салырга кирәк, вакытында ялганны, явызлыкны яки начар кешене тану өчен.
19 сентябрьгә каршы төндә күргән төшләр тиз тормышка аша. Әмма бу төш ниндидер зур һәм җитди нәрсәне түгел, еш кына тормышның вак-төяк вакыйгаларын алдан хәбәр итә.
Халык сынамышлары буенча, 19 сентябрьдә агачларда бәс булса, кыш карлы булачак.
Усак яфракларының тискәре ягы өскә карап коелса — кыш җылы була.
Иртә белән томан торса — җылыта.
Кичен күктә зәңгәр болытлар — һава торышы үзгәрәчәк.
Каенның яфраклары әлегә кадәр коелмаган икән — кыш салкын булачак.
Каен өстән саргая башласа, яз иртә киләчәк.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-09-18/irt-g-nachar-uyly-keshe-zen-fash-it-ch-k-3933952
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев