Италиягә сәяхәткә киткән блогер Олеся Лесная гаҗәеп күренеш шаһиты булган
Язмыш

Италиягә сәяхәткә киткән блогер Олеся Лесная гаҗәеп күренеш шаһиты булган

Италиягә сәяхәткә киткән блогер Олеся Лесная гаҗәеп, бик сирәк була торган күренеш шаһиты булган – Олеся Сицилиядә вакытта Этна вулканы уянган.

  «Мин шокта!!! Минем күз каршымда Европадагы иң биек вулкан – Этна вулканы уянды. Һәм миңа моны күрү насыйп булды», – дип әлеге күренешне Олеся видеоларда күрсәтә. Блогерның дус кызы да аннан ким гаҗәпләнмәгән. Биредә 3 ел яшәү дәверендә аның да аткан вулканны күргәне булмаган. Ике дуста да – шок, шул ук вакытта аларны курку хисе дә биләп алган.

Дуслары исә Олесяның видеолары янында: «Хәтта вулкан да синең энергиягә түзеп тора алмаган», «Үзең нинди, тирә-юнең шундый. Вулканнар белән элемтәң бар, ахры», – дип шаян комментарийлар калдыралар.

 

Чыганак:https://intertat.tatar/news/italiyada-sayaxatka-kitkan-bloger-olesya-lesnaya-gaaep-kurenes-sahity-bulgan-5873347

Фото: Олеся Лесная блогыннан

 


Нет комментариев