Казанда урамында машина 11 кешене бәрдергән
Язмыш

Казанда урамында машина 11 кешене бәрдергән

Казанда Вишневский һәм Калинин урамнары чатында 11 кешене бәрдергәннәр. Бу хакта, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән, «Татар-информ» яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, каршэринг машинасы тукталыш белән автобус арасына барып кергән. Ул вакытта автобустан кешеләр чыга торган булган, дип яза «Mash Iptash» телеграм каналы.

Авариядә барлыгы 11 кеше зыян күргән. 9 кешене төрле диагнозлар белән хастаханәгә алып киткәннәр, калганнарына хастаханәгә бару таләп ителмәгән.

Урында «ашыгыч ярдәм» һәм полиция эшли.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/kazanda-ide-kesene-masina-bardergan-5871602

Фото: «Mash Iptash» телеграм каналы

 


Нет комментариев