Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Кимсетмәгез. Тынычланыгыз»

Ильмира Нәгыймовага тагын нидер ошамаган.

  Кичә ул элекке ире Руслан Кираметдиновны концертлары белән үзе артыннан ук йөрүдә гаепләп чыккан иде.

  «Даталарын һәрвакыт минем концертлардан соң ала, дип әйтәләр. Артистның артистка карата әшәкелеге инде бу. Артымнан йөри, кыскасы», – дип язды Ильмира.

  "Руслан Кираметдиновның Башкортстандагы администраторы буларак әйтәм, концертларны 1 ел алдан алып куям. Тамашаларыңны 1 көн алдан алып барасың. Ә бу – әшәкелек түгелме? Шунысын да әйтәсем килә: бүген Русланга 210 билет сатылган чиста кассадан, Ильмирага – Пушкин картасы белән 47 билет. Уйландырырлык", – дип язып җибәргән администратор  Ильмирага.
 
  "Бик кызык, бу ханым минем концертка ничә билет сатылганлыкны каян белә икән? Күрәсең, көн саен кереп, санап утыра, башка эше беткән, – дип аптыраган Нәгыймова. – Минем әле билетлар кассада да һәм сайтта да сатыла. Барысын бергә кушып, Аллаһка шөкер, тулы заллар. Пушкин билетын гына санап утырмагыз.

  Без инде өченче ел рәттән бер үк график буенча йөрибез. Бер көн түгел. Сез махсус эшлисез бу эшне. Аның өстенә кимсетәсез. Тынычланыгыз", – дип җавап кайтарган аңа Ильмира.

 

  Юк, оныталмыйлар болар бер-берсен. 

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/novosti/2024-11-14/kimsetm-gez-tynychlanygyz-4007020?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев