Психик авыру ир-ат фатирында кеше үтергән һәм үз-үзенә кул салган
Язмыш

Психик авыру ир-ат фатирында кеше үтергән һәм үз-үзенә кул салган

Психик авырулы ир-ат Мәскәүдәге фатирында кеше үтергән һәм үз-үзенә кул салган.

  «РЕН ТВ» чыганагы хәбәр иткәнчә, коточкыч үтерү Вернадский проспектында булган. Билгеле булганча, үтерүче психоневрологик диспансерда исәптә торган.

  «Вернадский проспектындагы фатирда ир-ат кешене үтергән, ә шуннан соң үз-үзенә кул салган. Анда хәзерге вакытта Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. Үтерүче психоневрологик диспансерда исәптә торган», – дип белдерә чыганак.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/psixik-avyruly-ir-at-fatirynda-kese-utergan-ham-uz-uzena-kul-salgan-5871729

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/blur-hospital_1135191.htm#fromView=search&page=1&position=1&uuid=731f6a18-9051-4a94-8d0f-493b60abbcf1&query=больница


Нет комментариев