Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

«Рөстәмне сагынасызмы?» – Ләйлә Галиева шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән

Ләйлә Галиева социаль челтәрләрдә шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Җырчының язылучыларын, әлбәттә инде, аның элекке тормыш иптәше белән мөнәсәбәтләре кызыксындырган.

  – Рөстәмне сагынасыңмы?

  – Юк.

  – Ләйлә, сез йорт салган идегез бит, ялгышмасам. Нигә анда яшәмисез?

  – Мин үземне сайладым.

  – Балаларыгыз әтиләре белән аралашамы?

  – Әлбәттә!

  – Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз һәм ничә ел яшәдегез?

  – 23 яшьтә чыктым, 15 ел бергә яшәдек.

  – Нигә ирегез белән аерылыштыгыз? Эчми, тартмый, әмма бик саран, диләр.

  – Характерлар белән туры килмәдек. Мин гаиләне сакларга тырыштым!

  – Аерылышуны ничек кичерергә?

  – Күп эшләргә!

  – Сезне котлау, берничә җыр башкару өчен туйга чакыру ничә сумга төшәчәк?

  – Кайда һәм кайчан булуына карап 100 меңнән башлана. Зур командам, искиткеч биючеләрем, бэк-вокал, гармунчы, гитарист – барысы да бер сәхнәдә. Барысы да югары дәрәҗәдә. Тиздән «сольный» концертым, Аллаһы боерса.

  – Казанга күчү турында уйламыйсызмы?

  – Казан күңелемә якын. Бәлки, якын киләчәктә андый карар кабул итәрмен.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/rostamne-sagynasyzmy-laila-galieva-saxsi-tormysyna-kagylysly-soraularga-avap-birgan-5872365

Фото: социаль челтәлэр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев