Язмыш

“Татмедиа» Илдус Шаһиевның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе Илдус Шаһиев вафат булу сәбәпле туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты.

“Аның китүе – барлык журналистлар җәмәгатьчелеге өчен авыр югалту”, – диелә “Татмедиа " Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев имзалаган кайгы уртаклашуда.

2007 елда Илдус Шаһиев «Татмедиа» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалын җитәкли башлый.

"Ул җитәкче генә түгел, ә коллективны илһамландыра, югары планка бирә һәм команданы үз артыннан алып бара белгән чын лидер иде. Үз эшендә профессионал булган, хезмәттәшләрендә зур абруй казанган. Хезмәттәшләре аның эшлекле һәм кешелекле сыйфатларын билгеләп үтәләр", - дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашуда.

«Илдус Ильязович турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк"

Чыганак: «Татар-инфор»


Нет комментариев