Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста каралтылган тәрәзә белән йөрүче шоферлар ачыклана

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан "Каралтылган тәрәзә" операциясе бара. Ул 19 апрельдән 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(20 апрель, "Апастово-информ").


Әлеге операция барышында кагыйдә бозучы шоферлар ачыкланачак. 19 апрельдә узган рейд барышында шундый 1 шофер очраган.

Таләп-кагыйдәләрне бозучыларга җавап бирергә туры киләчәк. Юл сакчылары автомобиль тәрәзәсен каралту кагыйдәсен бозучыларны беренче тапкырда 500 сумлык штраф көтүен искәртә.

"Шоферга хатасын төзәтү өчен 1 тәүлек вакыт бирелә. Шушы вакытта кабат кагыйдә бозган очракта РФ Административ хокук бозу Кодексының 19.3 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатыла. Эш судка китә. Бу юлы инде 500дән 1500гә кадәр сум штраф яки вакытлыча сак астына алыну ихтималы да бар",- ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев