Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хикәя "Гаеп балдактамы?"

Айрат белән Индираны чыннан да аерып та ала алмаслык дуслык, сөю бәйләгән.

8 ел очрашып йөргәннән соң юктан гына үпкәләшкән алар. Индира бу вакытта егетенә үч итеп башка белән очраша башлаган. Айрат горур башын түбән ияргә теләмичә ялынып артыннан бармаган. Икесе дә беренче башлап сүз дәшкәнне көткән. Индира берничә егетнең башын әйләндереп, көтмәгәндә генә Җәмилгә кияүгә чыгарга булган. Егет шул чакта беренче мәхәббәтен югалтуын аңлап дуслашу юлларын эзләргә керешкән. Тик Индира Җәмилнең йөрәген яралап артка борылмаган. Мәхәббәт романының дәвамы инде Ләйсән белән бәйле елларга барып тоташа. 2 ел очрашып йөрделәр, инде гаилә коруларына 6 ел вакыт узган. Ләйсәннең аз гына да салкынлык сизгәне, шикләнгәне булмады бит. Ике гаилә туганнардай аралашып, бер сулышта яшәде. Шулкадәр ике йөзле булырга мөмкин микән? Хатынның бөтен уйларының өсте аска килде. Балаларын да күрмәс дәрәҗәгә җитте. Тормышны ничек дәвам итәргә? Күрә торып Айратны көндәше кочагына тапшырыргамы? Бәхете өчен көрәшергәме? Аңа кем якынрак? Мәхәббәтеме яки балаларының әнисеме?

Айрат белән Ләйсән дустының туган көнендә таныштылар. Бу вакытта Ләйсән йортларны рәсмиләштерү буенча агентлыкта эшли иде. Хезмәте җаваплы, гел юлда булырга, адресларны эзләп йөрергә кирәк. Буш вакыты да юк диярлек. Шуңа да очрашуларга да теләр-теләмәс кенә ризалашты ул. Ничек итсә итте, егет аны үзенә каратты, эштән каршы алып, кичләрен бергә уздырырга ризалаштырды. Соңрак, мондый игътибар кызга да ошый башлады. Ул Айратка баш-аягы белән бәйләнгәнен сизми дә калды.

Хәзер генә аңлый ул, шул вакытта ук Айрат белән Индираның аралары өзелмәгән булган, алар очрашып яшәгән икән. Ләйсән бармагына туры килмәгән балдакның да башкалар өчен алынган булуына да хәзер генә төшенде. Җәмил дә берни белмәгәнме? Аңа ничек әйтергә?

-Очы бер чыгар дип күптән борчыла идем инде. Сиңа кыен булудан курыктым. Йөрәгеңә якын алма инде, җиңелрәк карарга тырыш, - диде апасы.

-Җиңелрәк карарга?! Яңа фатирга күчкән көннән башлап дус булып йөргән кеше иреңне бүлешсен әле. Син генә дип торган ирнең дә йөрәге башкада булуын аңлап булмый. Минем урында син нишләр идең, апа?!

Ләйсәнгә җавап бирүе кыен иде. Тиздән эш сәгате тәмамланып Айрат өйгә кайтачак. Элеккеге кебек балкып, берни булмаган кебек. Ничек каршы алырга да, ничек сүз башларга?

Ләйсән Җәмил белән күреп сөйләшмичә артык сүз әйтмәскә, әлегә сүз башламаска булды. Ләкин аның белән дә иркенләп аралашырга тиз генә җай чыкмады. Серне дә күңелдә йөртәсе җиңел түгел иде.

Җәмил Ләйсән янына очрашуга үзе килде. Хатынының кәефсез йөрүен, соңгы араларда Айратның да үзе белән башка төрле сөйләшүен әйтте. Мөгаен, алдагы кебек аралашасы килмәвен сизеп, Индира да зарларын аңа җиткергәндер дигән фикердә иде ул.

Әлегә кадәр елый алмаган Ләйсәннең әрнүдән күз яшьләре тышка ургылды. Үзе дә аның хәлендә, билгесезлек утында янган Җәмил аны бик тә яхшы аңлый иде. Тик, тынычландыру өчен генә булса да кулларына кагыла, кочагына ала алмады. Якын дустымның хатыны дигән төшенчә аның өчен әле дә әһәмиятен югалтмаган иде.

Ләйсән ишеткәннәрен сөйләде дә, сөйләде. Җәмил ышанырга да, ышанмаска да белмичә тыңлап утырды. Шул дәрәҗәдә сукыр булуларына аптыраса да, хатынына нәфрәте артмады.

-Мин Индирасыз тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Син берәр аеру чарасын тапсаң гына инде. Ни дияргә дә белмим, - диде ул.

Ләйсән Җәмилдән өметлерәк сүз, алдагы кебек бергә җиңеп чыгарбыз дигән тынычландырулар көткән иде. Кабат борчулары алдында ялгыз калды. Ир башы белән, мыскыллауларга түзеп торырга риза икән, шулай яши бирсен. Индираның ул дип исе китеп тормыйдыр. Азрак хөрмәте булса, күз алдында сөяркәсе янына кунакка йөрмәс иде дип ярсыды. Кайту белән Айрат белән сөйләшергә булды. Кем кадерлерәк сайласын! Балалар дип өзелеп торган ир гаиләсен сайлармы, әллә инде ирекле тормышнымы.

Бу көнне дә, икенче көнне дә Ләйсән берни әйтә алмады. Талашыр, иренең җанына тияр сәбәпләр юк иде. Җанын кимереп торыр сәбәпне санамаганда, берни дә үзгәрмәгән кебек. Барысын да бер

сулыштан әйтеп салып, ирен сайлау алдына куяр өчен җитди сәбәп көтте ул.

4 декабрь – Индираның туган көне. Андый бәйрәмнәргә чакырганны көтеп тормыйлар алар. Бергә билгеләп үтәселәре көн кебек ачык. Айрат та матур чәчәкләр күтәреп кайтып керде.

-Әйдә, җыендыңмы? Индираны котлап кайтыйк!

-Ник, котларга өлгермәдеңмени әле? Бар матур чәчәкләреңне үзең генә илт инде. Мә, аңа дип сатып алган балдагыңны да бирәм, - дип, бар әрнүләрен җыеп ярсыды хатын. Башка түзәрлеге калмаган иде.

Ирнең дә тузынганын, кирәкмәгәндә казынган өчен үпкәләвен, үзе генә чыгып киткәнен көткән иде. Ул үзен кулга алды. Чәчәкне илтеп куйды да, балдакны кире хатыны бармагына кигезде.

-Гомерлеккә дигән туй бүләге бит ул. Кирәк булса тагын берне алып бүләк итәм. Син тынычлан, мине читкә этәрмә генә, - дип кочаклап алды.

Ләйсән андый җавапка, тыныч кына сөйләшүгә әзер түгел иде. Ир куенына сыенып сүзсез калды.

-Гафу ит, дәшми башка түзә алмадым. Синсез дә тормыш булмас, болай да дәвам итеп булмый, - диде.

Айрат бер нәрсәне дә кире какмады. Шулай да, гафу үтенергә көче җитте. Ялгышын таныды. Башкача яшәргә сүз бирде. Ләйсәнгә шул да җитә иде. Алар туган көнгә бармадылар. Чәчәкләр шунда калды. Аларны суга да куючы булмады. Шушы чәчәкләр кебек сөюләре дә сулсын иде, дигән теләктә иде хатын.

Ир белән хатын бергә утырып булганы белән чәй эчтеләр дә, кабат ул темага кермичә генә кичне бергә уздырдылар. Ләйсәннең дә йөзләре яктырып китте. Димәк, гаиләсенең кадерен белә, читтәге ялган җылы гына аңа җитмәвен ир аңлый иде. Киләчәккә ышаныч белән карарга тырышты ул. Шунысы гаҗәп: Җәмил дә, Индира да ник килмәүләре белән кызыксынмады.

Аларда да аңлашу булгандыр, сиздермәгәннәр генәдер. Ләйсән шулай уйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев