Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун тимер юл кичүе янында 1 сәгать эчендә генә 12 машина йөртүчегә протокол төзелгән

19 августта "Йолдыз" һәм "Апас хәбәрләре"телекомпаниясе журналистлары автоинспекторлар һәм тимер юлчылар белән бергә районда чираттагы "Игътибар-тимер юл кичүе!" акция-рейды үткәрделәр. Татарстан ЮХИДИ идарәсенең Буа бүлеге юл-транспорт полициясе экипажы-капитаннар Рәмис Ганиев белән Николай Мостяков Каратун тимер юл кичү янында 1 сәгатьтә тимер юл кичүен үтү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәгән 12 шоферга протокол...

19 августта "Йолдыз" һәм "Апас хәбәрләре"телекомпаниясе журналистлары автоинспекторлар һәм тимер юлчылар белән бергә районда чираттагы "Игътибар-тимер юл кичүе!" акция-рейды үткәрделәр.

Татарстан ЮХИДИ идарәсенең Буа бүлеге юл-транспорт полициясе экипажы-капитаннар Рәмис Ганиев белән Николай Мостяков Каратун тимер юл кичү янында 1 сәгатьтә тимер юл кичүен үтү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәгән 12 шоферга протокол яздылар. Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә кичүгә 5-10 метр кала юл билгесе кисәткән урында туктамау беренче тапкыр 1000 сум штраф белән җәзалана. Закон-кагыйдәләрдә язылганча, тимер юл кичүендә светофор янмаган, тавыш сигнализациясе эшләмәгән, поезд үтмәгән халәттә шулай бу. Бу яман гадәтен икенче тапкыр кабатлаучы 1 елга кадәр таныклыгыннан колак кага. Светофор, тавыш сигнализациясе шаулап эшләп торып та тимер юл кичүен туктамыйча гына узып китәргә теләүчеләр поезд астында калу ихтималы бар-бусы булды бер. Ә инде исән-имин калып, видеокамера теркәгән яки инспектор туктаткан очракта штраф белән генә котылып булмый, Закон кушканча 3-6 айга кадәр җәяү йөриячәксең, чөнки бу очракта таныклыксыз калу-котылгысыз. Тимер юл кичүенең "юл ябык, поездны үткәреп җибәр... дип кисәтүче светофор-кыңгыравы белән икенче тапкыр да санлашмаучыларга штраф күләме дә, "права" сыз калу вакыты да зуррак. Автоинспекторлар протокол язган арада моны мин хәтеремә бик яхшылап сеңдереп куйдым. Бу юлларны укучы да шулай нык хәтерле булсын иде.

-Район эчендә Колангы-Лашчы арасындагы тимер юлларның гомуми озынлыгы 60 чакрымга җыела. Аның 66-75-79-81 нче километрларындагы тимер юл кичүләре аша тәүлеккә 5 меңгә кадәр транспорт чарасы уза. Елга берничә тапкыр үткәрелүче махсус исәпләү-хронометраж әнә шул саннарны даими раслый,-ди Юдино тимер юллар дистанциясе җитәкчесе урынбасары Васыйл Тимергалиев. Участок мастеры Эдуард Петров кичүләрдәге сигнализация тәүлек буе күзәтү астында тора дип белдерә. Юл бригадиры Әсгать Биккулов, монтер Равил Салиев, механик Илһам Камалов аппаратураның ышанычлы булуын кат-кат әйттеләр. Каратун тимер юл кичүендә ут-яктырту системасына зур реконструкция үткәрелеп, стационар видеокүзәтү аппаратурасы куелачак дип кисәттеләр. Тимер юл кичүен узу кагыйдәләрен үтәмәүчеләр төшерелгән кадрлар бу очракта инде туры Казанга китә, гаеплеләргә"бәхет хатлары" рәсмиләштерүче автоинспектор каршысына куела.

Рейд барышында Юдино тимер юллар дистанциясенең тагын бер вәкиле-Наилә Харисова үтә дә җаваплы вазифа башкарды-юлда тәртипле йөрүчеләргә һәм туган көнен каршылаучы ике шоферга бүләкләр тапшырды. Тимер юл кичүен узу кагыйдәләрен төгәл үтәүчеләргә генә инде, әлбәттә. Башкалары инспектор язган протоколларга "лаек булды" һәм уйлавыбызча, зур сабак вә гыйбрәт алгандыр...

Юлларда имин йөрик, Шофермы син, пассажирмы-безнең һәммәбезне өйдә көтәләр! Быел райондагы 6 тимер юл кичүләрендә зур транспорт һәлакәтләре булмады һәм булмасын иде. Белегез-тимер юл кичүендәге автомашина-тракторны күреп, машинист "Стоп-кран"га басып өлгергән очракта да поездның тормоз юлы 800-1000 метр тәшкил итә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: происшествия Апастово