Җәмгыять һәм без

Татарстан кредитлар буенча 20,8 млрд сумлык бурычны юкка чыгарырга планлаштыра

Татарстанда киләсе, 2027 елда бюджет кредитлары буенча 20,8 млрд сумлык бурычны юкка чыгару көтелә.

Бу хакта ТР финанс министры Марат Фәйзрахманов ТР Дәүләт Советы VII чакырылышының 21-нче утырышында белдерде.

«Бурычларны юкка чыгару җибәреләчәк гомуми сумма – 44,5 млрд сум. 2025 елга юкка чыгару суммасы – 23,7 млрд сум. Бүгенге көнгә бурычларны юкка чыграу буенча эш башкарылды. РФ Хөкүмәте тарафыннан бу сумма расланды. Минем уйлавымча, якындагы ун көн – ике атна эчендә бу сумма юкка чыгарылачак», – дип сөйләде ул.

Россия төбәкләре бюджет кредитлары буенча бурычның өчтән ике өлешен түләүдән азат ителергә мөмкин, инвестицион бурыч исәпләнми. Бурычларны сызып ташлау, иреккә чыккан акчаларны ил Хөкүмәте тарафыннан расланган өлкәләргә юнәлткән очракта гына мөмкин.


Нет комментариев