Иске Әнәле мәктәп- балалар бакчасы да җәйге яллардан соң нәниләрен җыйды.
Биредә Белем көне узды. "Мәктәптә 7 бала укый. 3 бала тәүге тапкыр белем иле бусагасын атлап керде. Балалар бакчасында 6 бала тәрбияләнә. Белем һәм тәрбия алу өчен барлык шартлар тудырылган", - ди Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина. Белем бәйрәменә җитәкчеләр, әти-әниләр, авылдашлар килде. Алар балаларга якты киләчәк, тырышып укуларын, укытучы һәм тәрбиячеләргә уңышлар теләде.
Нет комментариев