Җәмгыять һәм без

Эшлекле казанлы Мәскәүдән һава сата

Казанда игъланнар сайтында гадәти булмаган товар – Мәскәүдән һава барлыкка килде. Сатучы сатып алучыларга «өйдән чыкмыйча гына Мәскәүнең үз һавасын сулау» мөмкинлеген тәкъдим итә.

  Мондый сувенир 200 сум тора. Белдерү тасвирламасында башкалага бару мөмкинлеге бөтен кешедә дә юк, шуңа күрә Мәскәү һавасы гадәти булмаган сувенир булырга мөмкин диелә.   Сатучы сүзләренчә, соңгы төргәк калган-шуңа күрә аның бәясен киметкәннәр. Казан сатучысы һаваны акчага әйләндерергә карар кылган бердәнбер кеше түгел. Түбән Новгородта сатучының раславынча, Кытайның Дунгуань шәһәреннән китерелгән һава салынган зур булмаган пакетларны сатуга чыгарганнар. 10×7 см чамасы зурлыктагы пакетларны бер данәсе 30 сумнан саталар. Җиде пакетны 200 сумга сатып алырга мөмкин. Игъланда һава "төрү өчен яки бары тик суларга», дип күрсәтелгән.   Мондый товарның килеп чыгышын тикшереп булмый.

Чыганак – «Татар-информ».


Нет комментариев