Татарстанда 1 сентябрьдән махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруга квота кертелә. Бу хакта «Закон үз көченә керде» рубрикасында Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңалык 200дән артык кеше эшләгән эш бирүчеләргә кагыла. Алар СВОда катнашучыларны эшкә кабул итү өчен хезмәткәрләрнең исемлектәге уртача саныннан 1 процент күләмендә урын бүлеп бирергә тиеш. Квота инвалидларның, банкрот дип танылган эш бирүчеләрнең иҗтимагый берләшмәләренә, хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүче оешмаларга, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә СВО катнашучылары арасыннан туры килә торган кандидатлар булмаган очракларга кагылмый. Яңа таләпләр Татарстанның 800дән артык эре эш бирүчесенә кагылачак. Бу чара хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыруга һәм аларның социаль адаптациясенә ярдәм итәр дип көтелә.
Чыганак – «Татар-информ».
Нет комментариев