Җәмгыять һәм без

«Беренче сыйныфларга атнага 21 сәгать дәрес билгеләнде»

Беренче сыйныфлар өчен уку йөкләнеше билгеле булды.

РФ вице-премьеры аппараты хәбәр итүенчә, максималь атналык дәрес саны – 21 академик сәгать.

Сентябрь-октябрьдә – көненә 3 дәрес, атнага бер тапкыр 4-нче физкультура. Ноябрь-декабрьдә – көненә 4 дәрес, физкультура атнага бер тапкыр 5-нче булырга мөмкин.

Расписание фәннәрнең авырлыгын исәпкә алып төзеләчәк. Өстәмә рәвештә «Мөһим сөйләшүләр» циклыннан атнага 1 сәгать, шулай ук «Россия бөркетләре» программасы чаралары каралган.

Чыганак: «Татар-инофрм»


Нет комментариев