Тантаналы чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Газпром межрегионгаз Казан» җитәкчесе Айдар Таһиров, ветеран укытучылар, ата-аналар һәм башка кунаклар катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин бәйрәм белән тәбрикләп, укучыларга һәм укытучыларга иң җылы теләкләрен җиткерде.
“Яңа уку елында яңа уңышлар, кызыклы белемнәр һәм матур мизгелләр телим. Һәр көн яңа мөмкинлекләр алып килсен, куйган максатларыгызга ирешергә көч һәм ышаныч бирсен. Яңа уку елы яңа ачышларга, үсешкә, яхшы нәтиҗәләргә бай булсын. Бәйрәм белән!, - диде ул чыгышында.
Республика кунагы Айдар Таһиров та иң изге теләкләрен юллап, Апас урта мәктәбенең тагын да яңаруын, матурлануын билгеләп үтте һәм яңа уку елында яңа үрләр теләде. Апас урта мәктәбендә быел 713 укучы яңа уку елын башлап җибәрде. Шуларның 55е мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. 26 укучы 11нче сыйныфта, 83 укучы 9нчы сыйныфта белем алачак. Укучыларны быел да матур, заманча мәктәп каршы алды. Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң биредә уку өчен шартлар тагын да яхшырды, мәктәпнең матди-техник мөмкинлекләре артты. Башлангыч мәктәп өлеше аеруча матурланды, шартлар һәм уңайлыклар тагын да артты.
Мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова да барлык укучыларны һәм укытучыларны Яңа уку елы белән котлап, бәйрәм кунакларына изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм матур чыгышлар, тәбрикләүләр һәм бүләкләүләр белән үрелеп барды. Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм география укытучысы Лилия Вәлиева югары һөнәри казанышларын иҗтимагый тану йөзеннән һәм намуслы хезмәтләре өчен 2026нчы елда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелде. Шул уңайдан тантаналы чарада аларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин исеменнән таныклыклар тапшырылды. Бәйрәмнең иң көтеп алынган мизгеле - тәүге кыңгырау чыңы яңгырады. Аның моңлы тавышы беренче сыйныф укучыларын Белем иленә чакырса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп елларының соңгысына юл ачты.
Белем көне районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы төстә узды. Яңа уку елында район мәктәпләрендә 1488 укучы өчен тәүге кыңгырау чыңлады. Шуларның 109ы белем иленә тәүге тапкыр аяк басты. Быел аеруча җаваплы ел 9нчы сыйныфта белем алучы 180 һәм 11нче сыйныфта укучы 42 бала өчен булачак. Алар алдында имтиханнар, һөнәр сайлау һәм киләчәккә мөһим адымнар көтә.
Нет комментариев