Мактаулы исем Апаста Республика көне уңаеннан узган чарада тантаналы төстә тапшырылды.
(31 август, “Апастово-информ”).
Шамил Шарапов озак еллар “Альтаир-1” оешмасында экскаваторчы булып хезмәт итә. Эшен зур җаваплылык тоеп башкара. - Эшемне бик яратам. Авырлыгын да сизмим. Чит төбәкләргә дә китеп эшлибез. Төрле объектлар корабыз, газлаштыру, су кертү кебек мөһим эшләр дә башкарабыз. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү күңелгә канат куя. Җитәкчемнең хөрмәтен тою аеруча зур горурлык, - ди ул. Дүртиледә яшәүче Шамил Шарапов бала чагыннан ук хезмәткә өйрәнеп үскән. Техника серенә дә бик иртә төшенгән. Моңа кадәр озак еллар тракторда эшләп, туган авылы кырларын иңләгән. Бүгенге көндә гаиләсе белән туган йортының утын сүндермичә, туганлык җепләрен өзмичә, җылылыгын саклап яши ул.
Нет комментариев