Махсус комиссия күп балалы гаиләләрдә яшәү шартларының куркынычсызлыгын, янгын хәбәрчеләренең төзеклеген, шулай ук укучыларның яңа уку елына әзерлеген тикшерелде.
(1 сентябрь, “Апастово-информ”).
Янгын күзәтчелеге бүлеге, социаль яклау идарәсе һәм башка хезмәт вәкилләре җирлек башлыклары белән берлектә Олы Бакырчы, Кабыккүпер авылларында, Кильдураз станциясендә, Апас бистәсендә булды. Күп балалы гаиләләрнең әти-әниләре белән балаларны караусыз калдыруның куркынычы, яшәү өчен куркынычсыз шартлар тудыру һәм санитария нормаларын үтәүнең мөһимлеге турында аңлату әңгәмәләре үткәрелде.
Нет комментариев