Райондашыбыз Хәмит Миңнегалиев “Дуслык” ордены белән бүләкләнде
Җәмгыять һәм без

Райондашыбыз Хәмит Миңнегалиев “Дуслык” ордены белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов райондашыбыз, хезмәт ветераны Миңнегалиев Хәмит Миңневәли улына “Дуслык” орденын тапшырды.

  Әлеге югары дәүләт бүләге - Хәмит Миңневәли улының туган җиргә багышланган күпьеллык фидакарь хезмәтенә бирелгән зур бәя.   Хәмит Миңневәли улы хезмәт юлын 1965нче елда колхозда эшче булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, туган авылында хезмәтен дәвам итә. Хезмәт юлын гади эшчедән башлап, бригадирдан алып, Апас районының эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Аның хезмәт биографиясендә Апас сөт комбинатын җитәкләгән еллар аерым урын алып тора. Аның җитәкчелегендә предприятиедә яңа җитештерү линияләре уңышлы эшләтеп җибәрелә, бу исә комбинатның үсешендә мөһим этап була.

  Хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм үз эшенә тугрылыгы белән Хәмит Миңневәли улы хезмәттәшләре һәм район халкы арасында зур ихтирам казана. “Якташыбызны лаеклы бүләге белән ихластан котлыйбыз! Хәмит Миңневәли улына ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге һәм бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез!”, - дип котлаган район башлыгы Айрат Җиһаншин социаль челтәрләрдә.


Нет комментариев