Казанда Татарстанның IV татар абыстайлары форумы узды. Әлеге мәртәбәле чарада районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева катнашты.
Быел форум “Абыстай - тынычлык һәм татулык саклаучы: традицияләр, гаилә, халыклар бердәмлеге” темасына багышланды. Җыен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге тарафыннан Казанның “Мәрҗани” мәчетендә оештырылды.
Форумга Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән мөслимәләр берлекләре җитәкчеләре, Казан мәчетләренең баш абыстайлары, шулай ук Мордовия, Мари Эл, Чиләбе һәм Пермь төбәкләреннән актив мөслимәләр җыелды. Барлыгы 100дән артык кеше катнашты.
Җыенның төп максаты - ислам кыйммәтләрен һәм татар халкының милли традицияләрен саклауда абыстайларның ролен ныгыту, халыклар һәм диннәр арасында татулыкны үстерү, шулай ук мөслимәләрнең җәмгыять тормышындагы активлыгын арттыру.
Форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ул җыенда катнашучыларны Мәүлид ае белән котлап, гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның әһәмиятле роленә тукталды. Мөфти ислам тарихында беренче мөселман булган хатын-кыз - Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәләл җефете Хәдичә анабызның урыны зур булуын билгеләп үтте.
Чараның дәвамында хатын-кызларның тынычлык һәм татулыкны саклаудагы роле, гаилә кыйммәтләре, сәламәтлек, демография, тәрбия һәм мәгариф, буыннар дәвамчанлыгы, милли традицияләрне саклау кебек мөһим темалар буенча фикер алышулар булды. Форум ахырында нәтиҗәләр ясалып, резолюция кабул ителде.
Нет комментариев