«Хроник пневмониягә чик куелды: Татарстан табиблары кызны коткарды»
Сәламәтлек

«Хроник пневмониягә чик куелды: Татарстан табиблары кызны коткарды»

Татарстан Республикасы балалар клиник хастаханәсендә табиблар чын профессиональ геройлык күрсәтте.

  Аларга 2нче хирургия бүлегенә авыр тарихлы (анамнезлы) кечкенә кыз килгән. Үпкәсендәге киста аркасында ул берничә тапкыр пневмония кичергән — хроник ялкынсыну аңа тыныч тормыш бирмәгән.

Хирурглар кистаны кисеп алган, ә кабатлану булмасын өчен уң бронхның өске өлешен махсус томалаганнар (абтурация). Бу катлаулы, югары осталык таләп иткән операция иде.

Операция уңышлы узды! Бала үзен яхшы хис итә, аны инде хастаханәдән чыгардылар. Әнисе, табиблар һәм без барыбыз да сөенечле хәбәр белән уртаклашабыз.

Татарстан табибларына зур рәхмәт! Һәр савыккан бала — аларның көндәлек батырлыгы.

Чыганак: «Татар-информ»

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев