Һава торышы

Татарстанда төнлә салкыннар көчәя: температура -6 градуска кадәр төшәргә мөмкин

Татарстанда салкын һава торышы көтелә; кайбер районнарда төнлә термометрлар -6 градуска кадәр күрсәтергә мөмкин.

Бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина белдерде, дип яза «Татарстан хәбәрләре».

Аның әйтүенчә, киләсе тәүлектә төнлә -1...-6 градус суык булачак, ә көндез һава 7 градустан җылынмаячак. 21 октябрь, чәршәмбе көнне төнлә -4...+1, көндез иң югары температура +8...+13 булачак. 22 октябрь, пәнҗешәмбе, һәм атна ахырына кадәр төнлә -2...+3, көндез +9 градуска кадәр көтелә.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев