Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эш башлаучы фермерлар 5 миллионга кадәр грант ота ала

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм йөзеннән булдырылган грантлар өчен документлар кабул итә башлады.

(22 апрель, “Апастово-информ“).


Грантның иң югары суммасы – 5 миллион сум тәшкил итә. Төп шарт булып крестьян-фермер хуҗалыгының оешкан булуы һәм аның ике елдан азрак эшчәнлек алып баруы тора.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров белдергәнчә, акчаларны сөтчелек фермалары, мөгезле эре терлек асрау өчен тораклар төзү, сарыклар үрчетү, кәҗәләр асрау, ит юнәлешле һәм йомырка салучы кош-кортлар асрау өчен (тавык, күркә, каз, үрдәк, бытбылдык һәм башкалар), ат фермалары булдыру, балык үрчетүне җәелдерү, теплица һәм яшелчә саклагычлар төзү өчен кулланырга мөмкин. Шулай ук бөртекле, азык-төлек культураларын, җиләк-җимешләр үстерү өчен дә кулланырга була.

Документлар 20 апрельдән 19 майга кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон – 8(843)221-76-85.
Тулы мәгълүматны Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтыннан алырга, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев