Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Өч мәхәлләле Апас

Район нотариусы Дамир Хәсәнов бик күптәнге хыялын тормышка ашырды. Үзенең хәләл хезмәте һәм көче белән эшләп тапкан акчасына һәм дуслары ярдәме белән Апаста мәчет төзетә ул. - Үземә 40 яшь тулгач иманга кайтып, дин юлына бастым дисәң дә була. Мәчеткә йөрү генә түгел бит, адәм баласына җаны, күңеле тынычлыгы, бу...

Район нотариусы Дамир Хәсәнов бик күптәнге хыялын тормышка ашырды. Үзенең хәләл хезмәте һәм көче белән эшләп тапкан акчасына һәм дуслары ярдәме белән Апаста мәчет төзетә ул.

- Үземә 40 яшь тулгач иманга кайтып, дин юлына бастым дисәң дә була. Мәчеткә йөрү генә түгел бит, адәм баласына җаны, күңеле тынычлыгы, бу матур дөньяны яраткан Ходай һәм җәмгыять каршындагы бурычларын да төгәл үтәү кирәк, - ди ул бүген.

Апаста шулай итеп, 9 май өйләсендә 3нче мәчет калыкты, кыйблага караган көмеш айлы манарасы куелды. Бу тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов:

- Халкыбыз, милләтебезнең үз асылына һәм иманга кайтуына шаһит без бүген, - дип белдерде. - Яшьләргә тәрбия бирү һәм үрнәк күрсәтүдә Дамир Сәгыйть улы кебек мил­ләт, халык җанлы кешеләребез булу Апасыбызга ямь өсти. Мәчет манарасын күтәрү тантанасында катнашкан барча халыкка, төзүчеләргә һәм тирә-күрше районнарның дин эшлекләренә мөрәҗәгать итеп, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апас Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Хөснетдинов болай дип белдерделәр:

- Аллаһының ризалыгы өчен эшләнгән һәр гамәл күркәм һәм нурлы була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство новая мечеть