Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яхшы ният – эш башы

13 августта Заготзерно бистәсендәге "Нәҗиб" мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлесне район башлыгы Р. Н. Заһидуллин шәхсән үзе һәм гаиләсе исеменнән, барлык чыгымнарны күтәреп оештырды. Бистәдә яшәүче, динебезне хөрмәт итүче 40 тан артык өлкән кеше чакырылган иде бирегә. Мул сыйлы табыннар артында догалар укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Мәчетнең мулласы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев...

13 августта Заготзерно бистәсендәге "Нәҗиб" мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлесне район башлыгы Р. Н. Заһидуллин шәхсән үзе һәм гаиләсе исеменнән, барлык чыгымнарны күтәреп оештырды. Бистәдә яшәүче, динебезне хөрмәт итүче 40 тан артык өлкән кеше чакырылган иде бирегә. Мул сыйлы табыннар артында догалар укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Мәчетнең мулласы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев коръән укыды. Өлкәннәрне район башлыгы урынбасары Г. Т. Мәүлетова изге ай белән тәбрикләде, кыскача район яңалыклары белән таныштырды. Мәҗлескә килүчеләр бер-берсе белән аралаштылар, илгә-көнгә тынычлык теләп, хуҗаларга рәхмәтле булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар