Апасның Ленин урамында ике машина бәрелешкән
Апасның Ленин урамында "унөчле" машинасы белән "Нива" бәрелешә. Сәбәбе - "унөчле"нең тиешле дистанцияне сакламавы. Нәтиҗәдә, ике машинага да зыян килә. Тән җәрәхәтләре алучылар юк. Тик шулай да, күңел җәрәхәте һәм машинаны төзәтергә киткән чыгымнар кәефне төшерерлек.
Фото:http://ruwest.ru/news/25973/