2 март 2016 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә инкассатор машинасын локомотив бәрдергән
Яшел Үзәндә тимер юл автомобиль трассасы киселешендә һәлакәт килеп чыккан. Тимер юлда инкассатор машинасын локомотив бәрдергән. Машинист әйтүенчә, аның тизлеге сәгатенә 20 чакрымнан да артык булмаган. Тимер юлда машинаны күреп, локомотивны туктатып калырга теләсә дә, өлгерә алмый калган. Һәлакәт аркасында инкассатор хезмәтенең бер хезмәткәрен хастаханәгә озатканнар. Бәхеткә күрә аның гомеренә...
-
Апаста мини-футбол буенча ярыш узды
Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз Кубок-призларына мини-футбол буенча дүртенче районкүләм ярыш уздырды. Алдагы өчесе бер көндә төгәлләнсә, монысы ике көн рәттән барды. Мини-футболдан тыш, ул хезмәттәшләре белән бергә соңгы 3 елда ике зур хоккей турниры да үткәрде. Һәр исемле турнирны хәрби кеше төгәллеге белән подполковник Паймурзин гадәттәгечә, Ватанны сакчылары...
-
Иске Йомралы урта мәктәбендә “Аҗаган-2016” уены узды
Отрядлар командаларга бүленеп, үзләрен төрле ярышларда сынадылар хәрби хәзерлек адымнары, беренче ярдәм, противогаз кию, турникта күтәрелү, Калашников автоматын минутка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, граната ату, компас ярдәмендә ориентир табып пакет эзләү, "мина" табу кебек уеннар буенча командалар көч сынышты. Укучылар үзләренең хәрби тәрбия буенча белемнәренең нык булуын күрсәттеләр.Поварларлар учакта аш...
-
“Тамчы-шоу”дан Г.Камал театрына
"Тамчы-шоу" интеллектуаль бәйгедә уңышлы чыгыш ясаганыбыз өчен мәктәбебез командасына Г.Камал театрына сәяхәт кылу бәхете елмайды.Театр музее белән таныштык, Г.Камалның "Банкрот" комедиясен яңача куелышта карадык.Әлеге сәяхәттән барыбызда да уңай тәэсирләр калды.
-
Апаста волейбол ярышлары булачак
5 мартта Апас мәктәбе зур һәм кече спорт залында АПК профсоюзлары район комитеты Кубок-призларына традицион волейбол ярышлары узачак. Ачык турнирга район мәктәпләре, оешма-предприятиеләрнең хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары чакырыла.
-
Татарстанда өч яшьлек бала шакшы су чокырына төшеп үлгән
25 февральдә Азнакай районы Урсай авылында килеп чыккан хәл башкалар өчен гыйбрәт булсын иде. Якыннарына сабырлык кына телибез. Хокук саклау органнарыннан KazanFirst хәбәрчесенә җиткерүләренчә, бала ишегалдында 20 яшьлек абыйсы белән уйнап йөргән. Телефонының батареясы "утыргач" абый кеше телефонны зарядкага куярга теләп, өенә кереп киткән. Ә ул арада уйнап йөргән бала...
-
Кызыл Тауда “Аҗаган” уены үткәрелде
- Февраль ае безнең мәктәптә патриотик белем бирү айлыгы буларак үтә. Быел да әфганчыларны искә алу, "Әтиләр конференциясе", шашка-шахмат бәйгесе, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Аҗаган" уены үткәрелде. "Аҗаган"да хәрби хәзерлек адымнары, беренче ярдәм, противогаз кию, турникта күтәрелү, коралны минутка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, компас ярдәмендә ориентир табып пакет эзләү һәм...
-
Борнаш мәктәбенә язучылар килде. Кемнәр?
Борнаш урта мәктәбендә танылган шәхесләр Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев белән очрашу булды. Алар истә калырлык күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. Язучылар бүләксез дә килмәгәннәр. Һәр укучыга, мәктәп китапханәсенә журнал-китаплар, балалар җырлары тупланган диск бүләк иттеләр. Кунаклар укучылар белән эчкерсез әңгәмә үткәрделәр, төпле киңәшләрен бирделәр, җырлаттылар, көлдерделәр.