Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Тракторчы Миңнезөһә әби

Язның беренче көнендә дөньяга килгән Миңнезөһә әби Байкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Шулай ук агрофирма вәкиле белән авыл җирлеге башлыгы да изге теләкләрен җиткереп бүләкләрен бирделәр. Сугыш чорының ачысын-төчесен татыган Миңнезөһә әбигә ятимлекне...

Язның беренче көнендә дөньяга килгән Миңнезөһә әби Байкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Шулай ук агрофирма вәкиле белән авыл җирлеге башлыгы да изге теләкләрен җиткереп бүләкләрен бирделәр.

Сугыш чорының ачысын-төчесен татыган Миңнезөһә әбигә ятимлекне дә татырга туры килә.

- Башта әтиебез, аннан әниебез үлеп китте. Абыем сугыш кырында ятып калды. Бер-бер артлы дөньяга килгән балалар яшәргә, тормыш авырлыкларына бирешмәскә тырыштык. Урман да кистек, окоп та казыдык. Чабата кигән аяклар салкыннан туңып үзәккә үтә иде, - дип авыр вакытларын искә ала юбиляр.

Аннан соң тракторга укырга җибәрәләр аны. Колхозда тракторда эшли башлый. Шулай ук яшелчәлектә, терлек карауда да, чөгендердә дә тырышып хезмәт итә. Авылның тракторчы егете Рәшит белән тормыш корып, өч ир бала, бер кыз үстереп тормыш юлына озаталар. Бүгенге көндә Миңнезөһә әби улы һәм килене тәрбиясендә ветераннарны тораклы итү прогрммасы буенча салынга җылы, якты, матур өендә кадер-хөрмәттә яши.

- Картлык көнемдә, Аллага шөкер, бик рәхәттә яшим. Бала караган кебек карыйлар. Әле Апаска алып барып тракторчы хатын-кызларга куелган һәйкәлне күрсәтеп кайттылар. Анда минем дә исемем уелып язылган. Безнең исемебезне мәңгеләштергән өчен район башлыгына рәхмәтебез зур. Шушындый өйләрдә яшәвебезгә хөкүмәтебезгә дә рәхмәт. Гомумән, өлкән буынны онытмыйлар, хөрмәт белән искә алып торалар, без моңа бик шат. Җитәкчеләребез үзләре дә киләчәктә кадер-хөрмәттә яшәсеннәр иде, - дип рәхмәтләрен ирештерде Миңнезөһә әби. Улы белән килене дә әниләренең күзенә генә карап торалар. - Мин бу гаиләгә 18 яшемдә килдем. Кайнатам белән кайнанам мине үз кызлары кебек яраттылар, рәхмәт аларга. Әниебезгә Ходай биргән гомерне сәламәтлектә, үз аягында йөреп яшәвен телибез, - диде килене Әлфия Байкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев