3 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Олы Бакырчы мәдәният йортының яшел “күлмәге” килешле
Бу көннәрдә Олы Бакырчы мәдәният йорты үзгәрде, көязләнде, матурланды. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, ул ерактан ук балкып тора. Яшел күлмәге бик тә килешле үзенә. - Яшел төс - яшьлек төсе, сафлык төсе. Тыштан ук халыкны үзенә тартып торсын дип шушы төсне сайладык. Бинаның эченә дә күңелне күтәрә торган төсләр...
-
Чирмешән мәктәбе укучыларын танымаслык булып каршылады
Районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көне тантаналы шартларда үтте. 1955 укучы яңа уку елына аяк басты. Шуларның 177се белем дөньясының ишекләрен тәүге тапкыр ачты. Тантаналарда республика кунаклары - Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Йолдыз Хөсәенова катнашты. Чирмешән Республиканың 100 иң яхшы мәктәбе арасына...
-
Кильдуразда – матурлык патшалыгы
Белем йорты моннан нәкъ 60 ел элек беренче укучыларын кабул иткән булган. Соңгы 49 елда зурдан кубып төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Республиканың Арбитраж судында эшләүче Рәшит Сәлахов инициативасы белән быел мәктәпкә яңа сулыш өрелде. Республикакүләм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына нигезләнеп, биредә 4 миллион 800 мең сумлык...
-
Апаста терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш атналыгы башланды
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Әлеге замана афәтләренә каршы ай дәвамында чаралар үтәчәк. "Райондагы милләтара дуслыкны тагын да ныгыту, төрле профилактик чаралар оештыру, халык белән очрашулар үткәрү, балалар арасында әңгәмәләр уздыру айлыкның төп максаты. 3 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр үтәчәк чаралар планы күпкырлы", - диде коррупциягә каршы...
-
Апаслылар “Яшел өмә”гә кушылды
Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясе теләктәшлеге белән 31 августта районда "Яшел өмә" узды. Үзәк паркны чистарту, тәртипкә китерү эшенә "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзалары, хезмәт коллективлары, яшьләр актив кушылды.
-
Кыңгырау чыңлады сыйныфка чакырып
2 сентябрь - Белем көнендә Апас урта мәктәбенә 554 бала укырга килде һәм 51 бәләкәч беренче сыйныфка тәүге тапкыр аяк басты. Тантанада ел дәвамында уңышларга ирешкән укучыларга мактау кәгазьләре, дипломнар тапшырылды. Бәйрәмдә катнашкан ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты Наил Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, Казан Федераль Университеты, район эчке...
-
Исәнме, Укытучы апа!
Каратун мәктәбенә быел тирә-яктагы 18 авылдан төрле сыйныфларга белем алырга килүчеләр шактый. 221 укучыга 28 укытучы белем бирәчәк. Беренче сыйныфка килгән 14 бала өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Алар матур шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп үз һөнәрләрен күрсәттеләр дә инде.