4 август 2014 яңалыклары
-
Себерчедән Наталия әбигә 90 яшь тулды
Наталия әби Романованы олуг бәйрәме белән тәбрикләп район башлыгы Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Наталия әби тормышның ачысын-төчесен күп күрә, сугыш елларында тракторда эшли, соңрак терлекчелек тармагында хезмәт куя. - Кайда да сынатмадым, балалар да үстердем, кайгы-хәсрәтен дә күп күрдем. Бүгенге рәхәт тормышка да җитештем, - ди...
-
Апас урамнарына асфальт юл салына
Район үзәге - Апаста яшәүчеләргә тагын бер уңайлылык артты. Республика программасына нигезләнеп, Ленин, Газовая, Татарстан, Новая, Юбилейная, Октябрь, Кызылармия урамнарына асфальт юл түшәлде. Рем Абзалов, Ислам Насыйбуллин, Бану Вәлиева, Абдулла Алиш урамнарына таш юл салыначак.