6 май 2014 яңалыклары
-
Апаста чәчүнең 63 проценты төгәлләнгән
Районда кыр эшләре тулы куәтенә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көнгә чәчү барлык мәйданның 63 процентында төгәлләнгән. Бөртеклеләр барлык мәйданның 91 процентында чәчелгән.
-
Тәүгелде һәм Югары Ындырчы авылы халкы өчен бәйрәм бүләге
6нчы май көнне Тәүгелде һәм Югары Ындырчы авылларында барлык уңайлыклары булган модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Әлеге чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. - Тәүгелде авылы уртасында уңайлы урында яңа ФАПның ачылуы безгә дә, өлкәннәр өчен дә зур шатлык. Барлык халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Барысына да сәламәтлек, тынычлык телим, - ди...
-
Апаста “Безнең кадерле ветеран” проекты тормышка ашырыла
Республика буенча барган әлеге социаль-гуманитар проектка апаслылар да кушылды. Барлык уңайлылыклары булган якты, иркен палаталарда ветераннар, инвалидлар дәва ала. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Үзләренә күрсәтелгән игътибар, хөрмәттән өлкәннәр канәгать.
-
Һәлакәтнең шаһитларын эзлибез
18 апрельдә Төбәк һәм Табар Черкеннәре арасында ике кеше гомере белән бәйле юл һәлакәте булган иде. Тулырак тикшерү эшләре алып бару өчен, әлеге вакыйганың шаһитлары район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итсен иде. Телефон - 21-5-75.
-
Апас егетләре хәрби хезмәттә сынатмый
2012 елда үзара килешү нигезендә шефлыкка алынган Россия Федерациясе кораллы көчләренең Ульяновск шәһәрендәге үзара элемтә төрләре Уку үзәге хәрби частенда бүген биш райондашыбыз хезмәт итә. 5 май көнне район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов якташ егетләребезнең хәлен белергә шушы частька бардылар. Ленар Вәлиуллин (Кече...