7 декабрь 2012 яңалыклары
-
КУНАКЛАР КАНӘГАТЬ
Бүген "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә Түбән Кама шәһәреннән 100 укучы - булачак спортчылар сәламәтлекләрен ныгыталар. Биредәге шартлардан укучылар да, җитәкчеләре дә канәгать. Уку программасын алар Дәвеш мәктәбендә үтәләр.
-
ИСӘП АПАСЛЫЛАР ФАЙДАСЫНА
2 декабрьдә Зәй бозында Татарстан беренчелегенә ир-атлар командалары арасында III тур кысаларында Зәй районы җыелма командасы белән Апас районы җыелма командасы арасында хоккей ярышы узды. Кискен очрашуда матур уен күрсәтеп, Апас җыелма командасы 7:8 исәбе белән җиңүгә иреште. 9 декабрьдә "Зөя" командасы Баулыга юл тотачак.