8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Апаслылар яңа елны кайда каршылый?
Сорашулардан күренгәнчә, күп райондашлар бу бәйрәмне гаилә бәйрәме - ул өйдә генә узарга тиеш ди. Районда күңел ачу урыннары шактый. Күбесенә бер ай алдан урын алып куйганнар. Яңа ел төнен башкалада, күрше районнарда каршыларга җыенучылар да бар. Кайда гына булса да, бәйрәм тыныч, имин үтсен!
-
“Йолдыз” газетасы редакторы җинү яулады
Пирамида бинасында Республикакүләм "Кеше һәм табигать" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгегә "Йолдыз" газетасында нәшер ителгән язмалар да тәкьдим ителгән иде. "Йолдыз" газетасы редакторы "Иң яхшы язма" номинациясендә җинү яулады һәм дипломга лаек булды.
-
Апасның иң яхшы укучылары “Артек”ка китте
-5 ел элек әти-әнисе юл-транспорт фаҗигасенә очрап ятимә калган Диләрә Бәдретдинова мәктәбебез горурлыгы бүген,-ди Чүрибураш мәктәбе директоры Илшат Яруллин.- Аны тәрбияләүче дәү әниләре Фәүзия һәм Алсу, икенче әнием ди йөртүче туган апасы, авыл почта хезмәткәре Римма, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Илнар Шәйхетдинов та аның белән бик хаклы горурланалар. Җиденче...
-
“Йолдыз” газетасы журналистлары җинү яулады
Казан шәһәренең Кремль бинасында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча иҗат эшләренә нәтиҗәләр ясалды. "Коррупция: журналист күзлегеннән" конкурсында "Йолдыз" газетасы да катнашты. Бүләкләү тантанасында газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева һәм газетаның җаваплы сәркатибе Ләйлә Шиһабиева катнашты. Ләйлә Шиһабиева массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма номинациясендә җинү яулап дипломга лаек булды.
-
Кызылтаудан Яппаровлар сөенече
Кызылтау авылында яшәүче Лилия һәм Альберт Яппаровлар икенче һәм өченче төркем инвалидлар. Лилиягә дәвалану өчен шактый акча кирәк. Авыр хәлдә калган бу гаиләгә район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәм кулы суза. - Мин хәзер өйдә, гаиләм янында. Миңа булышкан һәр кешегә, аеруча Рәшид абый Заһидуллинга, социаль яклау идарәсеннән Андрей Клементьевка рәхмәтлебез....
-
Карны кеше йөри торган юлга чыгарып өймәгез
Кыш үзенең салкыны, кар-бураннары белән дә ямьле. Бураннардан соң капка төпләрен кар көртләре тутыра. Ә менә шул карны кайбер шәхси хуҗалыклар транспорт, кеше йөри торган юлга чыгарып өяләр. Хәрәкәткә комачаулык ясыйлар. Аның ишегалдының, капка төбенең чисталыгы да күренми. Бер-беребезгә ихтирамлы булыйк.
-
Салымыңны түләсәң тыныч яшәрсең
Салым түләү вакыты 1 декабрьгә кадәр булса да, күпләр бу вакытка "сыеша" алмадылар. Аны бүген дә түләргә була. Өегездән чыкмыйча гына Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша бик җиңел һәм тиз итеп салым бурычын түләргә мөмкин.