Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаста инвалид шашка-шахматчылар ярышты

7 декабрьдә район Мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге спорт программасы буенча шахмат-шашка ярышлары үтте. Анда ике дистәгә якын спортның бу төрен яратучылар катнашты. Хатын-кызлар арасында шашка буенча Каратуннан Венера Шиһабиева, Кызылтаудан Алсу Гыймранова һәм Апастан Миләүшә Вәлиуллина, ир-атлар арасында Дүртиледән Рим Сафин, Апастан Гайфулла Фәйзуллин һәм Расыйх Латыйповлар 1-2-3 урыннарны бүлештеләр....

7 декабрьдә район Мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге спорт программасы буенча шахмат-шашка ярышлары үтте. Анда ике дистәгә якын спортның бу төрен яратучылар катнашты.

Хатын-кызлар арасында шашка буенча Каратуннан Венера Шиһабиева, Кызылтаудан Алсу Гыймранова һәм Апастан Миләүшә Вәлиуллина, ир-атлар арасында Дүртиледән Рим Сафин, Апастан Гайфулла Фәйзуллин һәм Расыйх Латыйповлар 1-2-3 урыннарны бүлештеләр. Шахмат ярышында Зур Күккүздән Радик Сабиров, Чирмешәннән Рәшит Габдрахманов, Йомралыдан Фирдүс Әхмәтҗанов призлы урыннар бүлеште. "Апас таңнары" рестораны хезмәткәре Роза Хәйретдинова (җит.- Лилия Зәйнуллина) ярышка килүчеләрне кайнар чәй-коймак белән сыйлады. "Чиста район" оешмасы (җит.Радик Гәрәев) әзерләгән призларны җиңүчеләргә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, район халыкны социаль яклау идарәсе вәкилләре Андрей Клементьев, Ләйсән Гайфетдинова тапшырды.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев катнашты һәм ярышка килүчеләргә уңышлар теләделәр. Апас ветераннар Советы үзешчәннәре бу чарага җыйнак кына концерт та әзерләгән иде.

-Бу ярыш-очрашуны оештыручыларга, иганәчеләргә зур рәхмәт,-диде бүләкләү тантанасыннан соң Миләүшә Вәлиуллина.

Рафис Хәбибуллин инвалидлар декадасында Апаста мөмкинлекләре чикле райондашлар өчен дартс һәм йөзү буенча да ярышлар үткәрүгә әзерлек баруын белдерде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев