9 июнь 2018 яңалыклары
-
“Эковесна“ бәйгесендә Апас районы җиңүче
Табигатьне саклау темасын үз эченә алган “Эковесна“ бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Шәмбалыкчы авылында гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт Хәйруллин 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.
Зиннәт абый тагын бер тапкыр тормыш һәм хезмәт юлын хәтерендә яңартты.
-
Сабан туе аланлыгында зур ифтар ашы
Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен бәйрәм итү мәйданы яңартылды, заманча итеп төзекләндерелде. Биредә мәһабәт бина калкып чыкты. Нәкъ менә шул бинада районыбызның 240тан артык дин кардәшләребезне берләштергән Лилия Зәйнуллина иганәчелегендә иң зур ифтар ашы узды. Ифтар мәҗлесендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Төркия кунагы Коръән-Хафиз Али катнашты.