9 октябрь 2012 яңалыклары
-
БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРӘ
Захарова Пелагея Дмитриевнаның авыл сәхнәсендә татар халык җырларын башкаруын сокланып сөйли түбән барышлылар. Авылның олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле әбисе ул. Күңеле дә ак, пакь аның. Тормышында күп кенә кыенлыклар, ачы югалтулар күрсә дә, җор теллелеген, шаянлыгын югалтмаган. 80 яшен тутырса да, сер бирми әби: "Хәзер дә җырлап бирә алам...
-
ЭШЛЕ КЕШЕ – АШЛЫ КЕШЕ
Тырыш, хезмәт сөючән кеше барын да булдыра ул. Әнә бит Түбән Барышта яшәүче Әхмәтҗановлар бер оя балалар үстереп, 4 кыз һәм 1 улларына югары белем бирергә дә җай тапканнар, шул ук вакытта алар хуҗалыгында төзелеш эшләре дә тукталып торганы юк. "Терлекләр асрыйбыз, балалар үзләре дә булыша, эштән куркып тормыйлар, ни...
-
Балаларга терәк-таяныч сез
5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан районда зур чара узды. Район башлыгы инициативасы белән мәдәният йортына төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан 400 мәгариф хезмәткәре җыелды. Бу бәйрәм чын мәгънәсендә буыннар очрашуын хәтерләтте. Һәр кеше тормышта ирешкән уңышлары өчен укытучысына бурычлы һәм рәхмәтле. Галимме ул, җитәкчеме, табибмы яки төзүчеме,...
-
ТОРАКЛЫ БУЛУ ЗУР БӘХЕТ
ТР Премьер-министры Илдар Халиков торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган чираттагы видеоконференция үткәрде. Республикада 1 миллион 626 мең квадрат метрдан артыграк торак төзелгән. Шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда соципотека программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзү ахырына якынлаша. Апас районында төзелеш объектларында эшләр расланган график нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә 18...
-
СОРАУ, ТӘКЪДИМНӘРЕГЕЗ БУЛСА...
12 октябрь - җомга көнне Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе Рифкать Нургали улы Миңнеханов халыкны кабул итәчәк. Кабул итүләр 9.00-10.00 сәгатьләрдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бинасында уза. Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез белән мөрәҗәгать итә аласыз.