Апас юлындагы авариядә ике баласы үлгән гаиләнең танышлары: «Ана йөрәге ничек күтәрер?»
Кичә төнлә Апас районының Шонгат авылы янында булган авариядә 11 һәм 12 яшьлек ике бертуган баланың гомере өзелде. Аларның Тәтеш районында яшәүче әбиләреннән кунактан кайтып килешләре була. Сабыйларны бүген җирләделәр.