12 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Апас туган якны өйрәнү музеенда тарихи тегү машиналары бар
Апаста яшәүче Фәнис Галәветдинов Апас "Туган як" музеена узган гасыр урталарында кулланылган тегү машинасы тапшырды. Борнашның абруйлы Җиһан абыстай Булатова оныгы үрнәгенә кушылучылар бик күп бүген. Музейда хәзер төрле елларда чыгарылган 6 төрле модельле тегү машинасы бар. Күбесе белән бүген дә күлмәк-чалбар тегеп була. Шуларның иң тарихи кыйммәтлесе 1897 елгы....
-
Апаста чөгендернең һәр гектарыннан уртача 400 центнер уңыш чыга
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көнгә район буенча 150 гектар мәйданнан 6000 тонна шикәр чөгендере алынган. Татлы тамырның һәр гектарыннан уртача 400 центнер уңыш чыга. 38 гектардан 380 тонна бәрәңге җыелган. Бер гектардан уңыш - 100 центнер. 2800 тонна силос салынган, 18500 тонна салам эскертләнгән....
-
Апаста “Донорлар көне” үтә
Агымдагы елның 24 сентябрендә Апас үзәк шифаханәсендә "Донор көне" үткәрелә. 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге, сәламәт булган райондашларны 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр шифаханәгә чакырып калабыз. Паспортыгызны да алырга онытмагыз!
-
Сатмыш кырында егәрлекле 5 “RОPA” комбайны эшли
"Апас" берләшмәсендә шикәр чөгендере 400 гектар мәйданда игелде. Карамасар авылы янәшәсендәге кырда татлы тамыр алу эшен төгәлләп, егәрлекле 5 "RОPA" комбайны Сатмыш кырына күчте. Һава шартларының уңайсыз торуына карамастан, эш ипле бара. Чөгендер уңышы да һәркемне сөендерерлек. Комбайнчылар Алмаз һәм Илназ Галиуллиннар яшь кенә булсалар да, техниканың җаен белеп, тәҗрибәле...
-
Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында “Көз шаян ул, көз наян ул” дигән күргәзмә эшли башлады
Балалар әти-әниләре белән берлектә яшелчә, җиләк-җимешләрдән төрле әйберләр эшләп килделәр. Нинди генә кыяфәткә кермәгән алар. Барлык "җәнлек-җанварлар", әкият геройлары бер җиргә тупланган, тик алар тормыштагыдан аермалы буларак, барысы да бик дус һәм тату.
-
Тәүгелдедә яшәүче Галимҗан Сабиров “Лизинг-грант” алуга өметләнә
Тәүгелде авылында яшәүче Галимҗан Сабиров таңнан да иртә торып малкайлары янына чыга. Ул хуҗалыгында 32 баш мөгезле эре терлек асрый. - Терлекләрне балалар белән бергәләп карыйбыз. Безнең хезмәт көне иртәнге сәгать биштә башлана. Сөтләрен сауганнан соң сыерларны көтүгә алып чыгып китәбез. Үзебезнең 26 гектар җиребез бар, үләне, саламы шуннан кайта....
-
"Кунелем турендэ" 11.09.2013