13 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Түбән Балтайга журналистлар “десанты” төште
Түбән Балтай авылында уңган-булган халык яши. Төзек юллары, йортлары белән бу кечкенә генә авыл ерактан ук үзенә тартып тора. Түбән Балтайлылар турында сәхифәне "Йолдыз" битләреннән укыгыз.
-
Апас районы Дүртиле авылында яшәүче Әсрар Һидиятовның 19нчы китабы дөнья күрде
"Кешене хезмәт бизи" дип исемләнгән китап авторның 29 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк 75 яшьлек юбилее уңаеннан нәшер ителде. Анда аның каләмдәшләре, хезмәттәшләренең, чордашларының җылы, матур фикерләре һәм Әсрар Һидиятовның гыйбрәтле тормыш юлы турында язмалар урын алган.
-
“Салават күпере”нең оста куллы тәрбиячесе
"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Фазлыеваны группасындагы нәниләр аеруча үз итәләр. Оста куллы апалары алар өчен төрле төстәге тасма, җепләрдән ниләр генә эшләми! Чәч эләктергечләр дисеңме, төрле әкият геройларымы, аллы-гөлле болын чәчәкләре дисеңме, барысы да бар. Гади генә тар тасмадан эшләнгән чыршы, болын чәчәкләре аеруча соклану тудыра. Әнә шул...
-
Юбилеегыз белән!
Апас авылында яшәүче хөрмәтле күршебез Бәдретдинова Фирдания Мәсхут кызына 13 сентябрь көнне 55 яшь тула. Фирдания! Тормышта туганнан кала иң якын кешеләрнең берсе күрше ул. Без бик дус, бердәм яшибез. Ни генә кирәк булса да бер-беребезгә йөгерәбез, шатлыкларны, борчуларны уртак итеп яшибез. Дуслыгыбыз дәвамлы булсын иде. Озын гомер бирсен Ходай...
-
Юбилеегыз белән!
Дәвеш авылында гомер итүче кадерле кешебез Җамалиев Илфат Кәмәртдин улы бүген 50 яшьлек юбилеен каршылый. Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Теләкләрнең иң изгесен - тыныч көннәр, сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, гаиләбездә татулык телибез. Гаилә учагыбыз мәңге сүнмәсен, бары тик шатлык-куанычлар гына тормышыбызны бизәсен. Сине яратып - тормыш иптәшең...
-
Юбилеегыз белән!
13 сентябрь көнне кадерле әниебез Бәдретдинова Фирдания Мәсхут кызы олуг юбилеен - 55 яшьлеген билгеләп үтә. Яраткан әниебез! Сине чын күңелдән шушы олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр, чиксез шатлыклар телибез. Балаларыңның игелеген күреп яшә. Иң изге теләкләр белән - улың Илгиз,...