15 июнь 2012 яңалыклары
-
Яман гадәтләргә каршы торыйк!
"Мөстәкыйль балалар" республикакүләм наркотикларга каршы проектын тормышка ашыру максатыннан, Биеш урта мәктәбе укучылары "Тәмәкесез Россия" дип исемләнгән тәмәкегә каршы акция үткәрделәр. Укучылар әлеге акция кысаларында халык күп җыелган урыннарда булып, тәмәкегә каршы символлар сурәтләнгән плакатлар урнаштырдылар, проект турында сөйләп, аңлату эшләре алып бардылар. Тәмәкене үз итмәүче кешеләр агач ботагына чиста...
-
Иң өлгерләр җиңде
Сабан туенда узган волейбол ярышында өлгерлек-җитезлек, бердәмлектә егетләр арасыннан 5 команда, кызлар арасыннан 4 команда көч сынашты. Егетләр арасында I урында - "Сельхозснаб", II - Апас, III - Чирмешән, кызлар арасында I урында - Апас, II - Апас мәктәбе, III - ДЮСШ командалары.
-
Өстенлек кемдә?
Таяк тартышта хатын кызлар арасында Р. Вәлиәхмәтова (Идрәз), Р. Гыймадиева (Сатмыш), М. Кашапова (Сатмыш), ир-атлардан Р. Әбделманов (Азбаба), Р. Мифтахов (Йомралы), Г. Гайфетдинов (Сатмыш) сынатмадылар.
-
Ай-һай, көчлеләр!
Кул көрәшендә хатын-кызлар арасында С. Бикмуллина (Апас), Ф. Вәлиева (Тәүгелде), Р. Вәлиәхмәтова (Идрәз), ирләр арасында Р. Әбделмәнов (Азбаба), И. Имаметдинов (Тәүгелде), Д. Гайфетдинов (Сатмыш) призлы урыннарны бүлештеләр.
-
Балалар мәйдан түрендә
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, быел 1нче сыйныфка укырга керүче 143 балага "Ак Барс" Холдингы компаниясе генераль директоры урынбасары Артур Арсланов һәм ООО СХП "Свияга" берләшмәсе генераль директоры Марат Хәсәнов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов мәктәп кирәк-яраклары белән тулы сумкалар тапшырдылар.
-
ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ
Көн дәвамында эстрада мәйданында сәнгать осталары концерты гөрләде. Быел авыл мәдәният йортлары аеруча зур хәзерлек белән килгәннәр иде. Шулай да алдынгы урыннар, бүләкләр иң-иңнәргә бирелде: I урын - Күккүз мәдәният йорты, II урын - Каратун, Әлмәндәр мәдәният йортлары, III урын - Сатмыш, Кызыл Тау, Коштавылы мәдәният йортлары. Концерт мәйданыннан ерак...