17 март 2015 яңалыклары
-
Апаста “Созвездие” (“Йолдызлык”) фестивале җиңүчеләре бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар
Иртәгә Апаста "Созвездие" ("Йолдызлык") фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Биредә сайлап алу турыннан үткән балалар катнашачак.
-
Районда язгы ташу чорында көтелмәгән очракларны кисәтү буенча эш алып барыла
Районда язгы ташу чорларында балаларның, балыкчыларның бозга чыкмавын кисәтү максатында хокук сакчылары, коткаручылар планлы нигездә эшләячәк. Мәктәпләрдә балалар арасында киң аңлату эшләре алып барыла. Су басу куркынычы янаган авылларда алдан ук тиешле азык-төлек, дару запасы тупланырга тиеш. Газчылар, элемтәчеләр һәм энергетиклар да бу көннәрдә көчәйтелгән әзерлек режимында эшли. Халык та...
-
Боз сараенда ир-атлар командалары арасында “Җиңү” кубогына хоккей уеннары башланды
Катнашырга теләк белдереп, барысы 6 команда теркәлү үткән. Узган ял көннәрендә Иске Йомралының "Комета" командасы Борнашның "Чайка" командасы белән уйнады. "Комета" Йомралының икенче командасы "Ветераннар" белән очрашты. Һәм шулай ук аграр көллиятнең "Катюша" командасы "Т-34" белән көч сынашты. Уеннар алга таба да дәвам итә. Фото:http://www.vorkuta-online.ru/index.php/2010-12-14-18-50-34/2011----q-q---.html
-
Бу шимбәдә апаслылар башкалага ярминкәгә барачаклар
21 мартта апаслылар Казанга ярминкәгә барачаклар. Шәһәр халкына кризис шартларында үткәрелүче ярминкәләр бик ошый, безгә дә азмы-күпме акчасы керә, оттырышлы түгел, диләр апаслылар. Ильяс Заһидуллин бу ярминкәләрдә үз хуҗалыгыннан артып калган ит-сөт, яшелчәләрен барлап, гади апаслыларны да катнашырга чакыра. Моның өчен үз теләгеңне алдан җиткерергә кирәк.
-
Район автоинспекторлары шикле алкоголь продукцисе төягән машинаны тоткарлаганнар
Районда 15-25 мартта «Алькоголь» полиция операциясе бара. Район эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр, коррупциягә каршы көрәш буенча җаваплы хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов белдерүенчә, ел башыннан үз өендә спиртлы эчемлекләр җитештереп сатуны җайга салган 5 «кәсепче» ачыкланып, һәммәсенә карата чаралар күрелгән. Бу инде 5 мең сумга кадәр административ штраф дигән сүз. Район...