19 февраль 2013 яңалыклары
-
Сүзе эштән аерылмый
Иганәче Рөстәм Мингазиев быел дүртенче ел инде туган авылы Иске Йомралыда хоккей ярышлары оештыра. Дүрт елдан бирле аның күчмә кубогы өчен Каратун, Апас, Борнаш һәм Йомралы мәктәпләренең җыелма командалары көч сынаша. Укучыларны бергә туплап, аларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен җан атып йөргән Рөстәм бу эшкә ничек алынган соң?...
-
Әфган кайтавазы – күңелләрдә, йөрәкләрдә
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 24 ел тулды. Бу уңайдан район хакимиятенең утырышлар залында тантаналы шартларда очрашу булды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан егетләр, сугышта ятып калганнарның якыннары, әти-әниләре һәм тол хатыннары белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, барлык оешма-учреждениеләрнең җитәкче-белгечләре елдагыча очрашып, булган проблемалары белән...
-
Һәр сәбәпнең үз сәбәбе?
Бүген район көнгә уртача 72 тонна сөт савып сата. Хәзерге бәяләрдә югары сортлы бер литр сөт 13 сумнан 47 тиеннән 15 сум 27 тиенгә кадәр бәяләнә. 1 тонна 1 сортлы сөт 14350 сум тора. Шуннан чыгып, районга сөт сатудан көн саен якынча 1 млн. сум акча керүен исәпләп чыгуы бер...
-
Сорау бир дә, җавап ал
Райондашлар хокук саклау хезмәткәрләренең эшеннән канәгатьме, нинди тәкъдимнәре, нинди сораулары бар? Эшне нәтиҗәлерәк, профилактика алымнарын үтемлерәк итү өчен халык фикерен дә белү кирәк. Шул уңайдан, "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин авыл җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә. Шундый очрашуларның берсе - 7 февраль көнне Каратун авыл җирлегендә узды. Тәкъдим-сораулар...