Апаста “Торак йорт” профилактик операциясе дәвам итә
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры боерыгы нигезендә районда "Торак йорт" операциясе бара. Халыкның хәвефсезлеген, мал-мөлкәтенең иминлеген тәэмин итү максатыннан, янгын күзәтчелеге, ирекле дружина вәкилләре һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашында торак йортлар тикшерелә, хуҗалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, белешмәлекләр таратыла. "Без рейдларны кемнедер җәзага тарту, гаепләү өчен оештырмыйбыз. Безнең максат -...