Апаста инвалид шашка-шахматчылар ярышты
7 декабрьдә район Мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге спорт программасы буенча шахмат-шашка ярышлары үтте. Анда ике дистәгә якын спортның бу төрен яратучылар катнашты.
Хатын-кызлар арасында шашка буенча Каратуннан Венера Шиһабиева, Кызылтаудан Алсу Гыймранова һәм Апастан Миләүшә Вәлиуллина, ир-атлар арасында Дүртиледән Рим Сафин, Апастан Гайфулла Фәйзуллин һәм Расыйх Латыйповлар 1-2-3 урыннарны бүлештеләр....