21 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Чаңгыга старт бирелде
Шимбә - 19 гыйнвар көнне Дәвеш авылында урнашкан "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге базасында Казан Универсиадасын лаеклы каршылау, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү максатыннан районкүләм чаңгы ярышы узды. Сезонны ачып җибәрүче бу ярышта мәктәп, оешма-предприятие, авыл җирлекләре коллективлары, өлкәннәр һәм җитәкчеләр катнашты. Быелгы кышның беренче генә ярышы булса да, чаңгычылар сынатмадылар, билгеләнгән...
-
Йолага тугры калдылар
19 гыйнварда Акхуҗа авылы урамнары бәйрәм тантанасына күмелде. Яше-карты барысы да чиркәү каршындагы Ай күле янына җыелды. Боз өстендә йолага туры китереп бәке ясалган, чишенеп киенер өчен урыннар әзерләнгән иде. Җыр-биюләр белән бергә чәй кайнап тора, коймак, шашлык пешә. Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып, дус-тату яшәүче авыл халкын бәйрәм...
-
БЕР ЭШЛИ, БЕРӘГӘЙЛЕ ЭШЛИ
Бәдертдин Заһировның тракторга утыруына быел 40 ел була. "Беларусь", "ДТ-75", "Т-150" һәм башка төр техниканың бөтен серләрен белә ул. "ЖилКомСервис"ка эшкә килгәч 23 еллык экскаваторга "җан кертә" һәм менә дистә елдан артык шушы тракторыннан аерылмый Бәдертдин. Эшен берәгәйле итеп башкарганы өчен коллективта хөрмәт итәләр аны. Үзе әйткәнчә, җир эшләрен башкара...