Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

“Чисталык дәресләре”

16 гыйнварда районның барлык мәктәпләрендә дә "Чисталык дәресләре" үткәрелде. Мәгълүм булганча, 2013 ел Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик культура һәм тәрбия елы дип игълан ителде. Чисталык, урман-суларыбызның ямьлелеле эчке һәм гаилә, мәктәп тәрбиясенә турыдан-туры бәйле. Өлкәннәр кылган гамәлләрне балаларыбыз күреп, күңеленә сеңдереп үсә - шуны онытмыйк! Апас мәктәбенең география укытучысы...

16 гыйнварда районның барлык мәктәпләрендә дә "Чисталык дәресләре" үткәрелде. Мәгълүм булганча, 2013 ел Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик культура һәм тәрбия елы дип игълан ителде. Чисталык, урман-суларыбызның ямьлелеле эчке һәм гаилә, мәктәп тәрбиясенә турыдан-туры бәйле. Өлкәннәр кылган гамәлләрне балаларыбыз күреп, күңеленә сеңдереп үсә - шуны онытмыйк!

Апас мәктәбенең география укытучысы Лилия Вәлиева һәм ул җитәкләгән "Яшь географ" түгәрәге әгъзалары мәктәп коридорларында үзгә бер тыйнак кына күргәзмә стендлары әзерләп куйганнар. Мәктәптә "Оста куллар" кул эшләре түгәрәге алып баручы Флорида Мифтахова шәкертләре пластилиннан, камырдан һәм кәгазь-тукымалардан ясаган күргәзмә дә гүзәл туган ягыбыз табигатенә мәдхия җырлый.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкиле, инспектор Марсель Фәхретдинов мәктәпнең актлар залында үткән "Чисталык дәресендә" укучыларны моннан 50 ел элек оештырылган Идел-Кама дәүләт тыюлыгы тарихы белән таныштырды. Аның составына кергән Чүрибураш авылы янәшәсендәге Гран Тау, табигать һәйкәле буларак, Татарстан турындагы бик күп тарихи һәм фәнни эшләрдә телгә алына. Бу хакта күрсәтелгән видеофильм, сорау-җаваплар викторинасы, укытучыларга һәм укучыларга таратылган китап-журналлар һәркемне кызыксындырырлык мәгълүматларга бик бай һәм тирән эчтәлекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урок чистоты чисталык дэресе