21 май 2014 яңалыклары
-
Кадрлар алмашы
Апас район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе булып Илнар Нигъмәтҗанов билгеләнде. Илнар әлеге оешмада 2005 елда инженер булып эшли башлады. Әлегә кадәр ул җитәкче урынбасары вазифасын башкарды.
-
Еладык та, көлдек тә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Олы Болгаер авылы клубында Рәшидә Җиһаншинаның "Улларым" спектакле күрсәтелде. Миңнегөл Галиева җитәкчелегендә оештырылган әлеге чарага зал тутырып тамашачы килде. Җирле артистлар эчтәлекле чыгышлары белән елаттылар да, көлдерделәр дә. Габдрахмановлар, Мөбәрәкшиннар, Хөсәеновлар гаиләләре, Дамир Сабиров, Рания Вәлиева, Җәмилә Хөснуллина, Миңгегөл Галиева кала артистларыннан бер дә кимен...
-
Бар иде-юк булды
Апаста Октябрь һәм Яңа урамнар киселешендәге ике катлы, 4 фатирлы кирпеч йорт сүтелде. Ул берничә ел элек авария хәлендә дип танылган иде. Йортта теркәлеп яшәүче гаиләләргә исә узган елда Апасның Совет урамында яңа төзелгән икешәр фатирлы аерым йортлардан яңа, заманча фатирлар бирелде.
-
Закон һәркем өчен дә бертигез
- Соңгы ике айда махсус комиссия белән берлектә 15 сәүдә ноктасы тикшерелде һәм өй шартларында ясалган, составында спирт булган эчемлек сатуда шикле булган шәхси хуҗалыкларга рейдлар уздырылды. Кибет киштәләреннән куллану вакыты чыккан 6,5 мең сумлык азык-төлек алынды. Өй шартларында исерткеч эчемлек ясап сатучы алты кеше теркәлде. Закон каршында алар барысы...
-
Айлыкның да була төрлесе
- Пенсия фондына бурычы күп булучы шәхси эшмәкәрләр өчен "айлык" булачак. Бурычлары түләтү айлыгы 12 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк, - дип хәбәр итә район пенсия фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров.
-
Чәчү төгәлләнде
Районда 21000 гектарда иртә язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү төгәлләнде. Ужымнарны да кертеп, быел барлыгы 30800 гектарда урып-жыю эшләре башкарылачак Тагын 1000 гектарда силоска кукуруз чәчәсе калды. Быел бу культурага районда 5000 гектар мәйдан билгеләнде, шуның 602 гектарында орлык суктырып алыначак дип фаразлана. Агрофирманың Әлмәндәр белән Йомралы бүлекчәләрендә 212...
-
Игътибар!
Апас автобусларының Казаннан-Апаска китү урыны үзгәрде. Элекке урынына, тимер юл вокзалы янындагы Р.Яхин урамына күчте. АТП администрациясе.