23 апрель 2017 яңалыклары
-
Бала кайгысы: әтисе кибеткә сыра артыннан кереп киткәч, сабыйны йөк машинасы сыта
21 апрельдә Ижевск шәһәрендә коточкыч, башка сыймаслык хәл була. Чутлы минутлар эчендә, һич уйламаганда гаилә баласыз кала. Әтисе сабыен балалар арбасында (коляскада) этеп урамда йөрткән вакытта, спиртлы эчемлекләр сатыла торган кибет кырыенда туктый. Шуннан, балалар арбасы белән баласын кибет кырыенда калдырып, сыра алырга кереп китә. Ләкин чыгуына коточкыч хәлгә юлыга....
-
Апаста викторинага әзерләнәләр
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан үткәреләсе чаралар программасы күп һәм киңкырлы. Шуларның берсе - "Без Тукайны беләбезме?" дип исемләнгән викторина. Бу чара 26 апрель көнне Шәмбалыкчы авылындагы Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеенда узачак.
-
Совет заманында да шулай иде бит
-Быелдан башлап, аграр юнәлешле югары уку йортын тәмамлап юллама белән авылга эшкә кайтучы яшь белгечкә дәүләттән 300 мең сумлык матди ярдәм бирелә. Моннан тыш аның хезмәт хакына ай саен 6 мең сум өстәлеп бирелә. Тик бу дәүләт ярдәменә ия булу өчен яшь белгеч эш бирүче һәм район авыл хуҗалыгы, министрлык...
-
Каратун мәктәбе укучысы җиңүче
13 апрельдә Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияты, әдәби блог дигән дүрт номинациядә иҗатка тартылган балаларның матур эшләрен бәяләде. Каратун урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Садриева Фирүзә (җит. Тимершина С.М.) әлеге бәйгедә "Шигърият" номинациясендә...
-
Апаста балаларын махсус утыргычка утыртмаучылар бар
"Тонель" операциясе барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр транспортны җентекләп тикшерделәр, аеруча балалар утыргычларына игътибар бирелде. Күпме әйтү кисәтүләргә дә карамастан, юл йөрү кагыйдәсен санламаучылар һаман бар. Шундый алты райондашка җавап бирергә туры киләчәк. Шул исәптән ике ата-ана балаларын махсус утыргычка утыртуны да кирәк тапмаганнар. Иптәш транспортчылар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез,...