26 сентябрь 2014 яңалыклары
-
“Эшлекле тәкъдим” – Апаста
Шушы көннәрдә район электр челтәрләрендә Татарстанның «Челтәрләр компаниясе»ннән компания җитәкчесе Илшат Фәрдиев, урынбасарлары Азат Мәҗитов, Наталья Назарова, Илдус Баянов, Буа электр челтәрләре һәм шулай ук 8 район электр челтәрләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булды. - Үрнәк алырлык яңалыклар бик күп биредә. Апаслыларның «Эшлекле тәкъдим» алымын исә бөтен республикага таратачакбыз һәм һичшиксез...
-
“Эшлекле тәкъдим” – Апаста
Шушы көннәрдә район электр челтәрләрендә Татарстанның «Челтәрләр компаниясе»ннән компания җитәкчесе Илшат Фәрдиев, урынбасарлары Азат Мәҗитов, Наталья Назарова, Илдус Баянов, Буа электр челтәрләре һәм шулай ук 8 район электр челтәрләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булды. - Үрнәк алырлык яңалыклар бик күп биредә. Апаслыларның «Эшлекле тәкъдим» алымын исә бөтен республикага таратачакбыз һәм һичшиксез...
-
Бүген Апас муниципаль район башлыгы урынбасары Мәүлетова Гөлчәчәк Таһир кызының туган көне.
Гөлчәчәк Таһировна! Алда гомер алтын булсын, Бәхетләр ташып торсын! Безнең изге теләкләрдән Йортыгыз балкып торсын, Эшегез гөрләп барсын! Хөрмәт белән - "Йолдыз"лылар.
-
Югары Ындырчы кыз бирде, Апас килен кабул итте
Бүген Югары Ындырчы урамнары гөр килеп торды. Биредә яшәүче Бакировлар борынгы гореф-гадәтләргә нигезләнеп кыз бирде. Кәләш белән кияү бизәүле, тарантаслы атларга утырып урам әйләнде, атлар белән изгеләр зиратына барып сәдакалар салдылар. Апас егете Мурат Мусаев һәм Югары Ындырчы кызы Энҗе Бакирова язмышларын мәңгелеккә бәйләде. Язылышу тантанасында яшьләргә район башлыгының Котлау...
-
Апаста туйлар гөрли
Балтай егете Илнар Гыймранов һәм Каратун кызы Чулпан Миңнегалиева Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Яшь гаилә авылда калырга, туган ягыбызның үсеше өчен өлеш кертергә ниятли. Илнар "КамАЗ" иярләсә, Чулпан "Свияга" берләшмәсендә агроном булып эшли. Аларга район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Укытучыңны, тәбриклә!
Укытучылар көне якынлаша. Шул уңайдан укытучыларыгызга булган тәбрик һәм рәхмәт сүзләрегезне кабул итәбез. Алар барысы да www.apastovo.ru сайтында урын алачак. Иң уңышлысын газетада бастыру мөмкинлеге бар. Йөрәк түрендәге хисләрегезне юлларга ашыгыгыз!
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ"26.09.2014
-
Җомга киңәшмәсе бурычлары
Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне уңышлы төгәлләү, көзге ярминкәләрне югары дәрәҗәдә оештыру, Өлкәннәр көнен һәм корбан бәйрәмнәрен үткәрү турында сүз барды. "Бер генә өлкән кеше дә игътибардан читтә калмасын. Безнең өчен аларның һәрберсе кадерле", - диде район башлыгы.
-
Депутатыбыз Илшат Гафуров рәхмәтен ирештерә
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменә Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан да Рәхмәт хаты килде. "Сезгә һәм минем кандидатура өчен тавыш биргән район халкына рәхмәт. Нәтиҗәләр 2012 елга караганда шактый югары булды. Бу - зур ышаныч. Әлеге ышаныч миңа яңа бурычлар, зур җаваплылык өсти", - диелгән анда.
-
Район башлыгы исеменә рәхмәт сүзләре килде
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшиннан телеграмма килде. Анда 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына узган сайлауларда активлык күрсәткән һәм нәтиҗәләргә ирешкән өчен рәхмәт хисләре ирештерелгән. "Сезгә һәм сайлаучыларга безнең партияне...
-
Хезмәт ияләре хөрмәтләнә
60 яшьлек олы юбилее уңаеннан һәм озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакировка тантаналы шартларда район башлыгы Рәшид Заһидуллинның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Апаста шәхси тракторлар аерым күзәтүдә
Районда шәхси кулларда бүген төрле маркалы 350ләп трактор һәм төрле тагылма арбалар исәпләнә. Районда Татарстанкүләм «Шәхси трактор» операциясе бара. Гаеплеләргә карата 12 административ протокол төзелде. Ә берничә трактор штраф мәйданчыгына китерелгән. «Гостехнадзор» дәүләт инспекторы Ирек Солтанбеков әйтүенчә, бу махсус операция Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы үзйөрешле...