26 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Апас боз сараенда хоккей уеннары дәвам итә
29 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Апас боз сараенда Апасның "Свияга" хоккей командасы Мамадыш шәһәренең "Олимп" хоккей командасы белән очраша. фото:http://yandex.ru/images/search
-
Апасның “Свияга” хоккей командасы Әлмәт шәһәренең “Стройкомплекс (СКС) хоккей командасы белән уенда җиңү яулады
Уен 22 ноябрь кичендә Әлмәт боз сараенда үтте. Киеренке уенның төп вакыты 4:4 исәбе белән бетте. Овертайм да җиңүчеләрне билгели алмады. Бары буллитлар сериясендә генә безнең "Свияга" командасы бер гол кертү бәхетенә иреште. Нәтиҗәдә, бу уенда гомуми 5:4 исәбе белән безнең команда җиңеп чыкты. Киләсе уен 29 ноябрь көнне 13.00...
-
Апаслыларны “Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акциясе ак үлемгә каршы бергәләп көрәшергә өнди
17 ноябрьдә "Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!" акциясенең икенче этабы башланып китте. Ул 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Яман чирләргә каршы булган әлеге акция кысаларында наркотикларга каршы көрәш алымнары тагын да көчәячәк. Яшь буын белән әңгәмәләр, тематик кичәләр, дискотекалар оештырылачак. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шикле урыннар тикшереләчәк....
-
Кешеләр ничек куркыныч “ятьмә”гә каба
Террорчылык - кешелеккә янаучы иң җитди һәм куркыныч афәт. Кемнәр алар террорчылар, һәм аларның максатлары нинди? Корбаннар кемгә файда китерә? Кешеләр ничек әлеге ятьмәгә каба? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Һәм безне куркыныч сугышчы-террорчылардан кем яклый? Эксклюзив әңгәмә. Танылган сәясәтчеләр, психологлар, дин тотучылар, экспертлар һәм терроризмга каршы булган бүлекчә ветераннары фикере. Махсус...
-
Апаста 45нче номерлы Апас сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатыИлшат Гафуров кабул итүләр үткәрә
1 декабрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлегендә 16.00-18.00 сәгатьләрдә 45нче номерлы Апас сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров кабул итүләр үткәрә. Кабул итүләр Апас, Совет урамы, 2 йорт адресы буенча үтә. Алдан язылу өчен телефон - 21-3-18, 21-3-52. фото: https://www.google.ru/search
-
Кабул итүләр була
1 декабрьдә, "Бердәм Россия" партиясе оешуга 13 ел тулган көнне, партиясенең Апас җирле бүлеге бердәм кабул итү көне үткәрә. Халыкны район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин кабул итә. Җәмәгать кабул итүләре Апас, Совет урамы, 2 йорт адресы буенча үтә. Алдан язылу өчен телефон - 21-3-18,...